Гражданнар төрле проблемалар турында «Халык контроле» нә хәбәр итә алалар, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә алалар.
«Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозу» гамәлдәге системаның бер категориясе булып тора, аны башкаручы-ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе.
Мондый гаризаларны карау түбәндәге закон бозулар буенча алып барыла: 22:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сату; сыйфатсыз продукция сату, яки яраклылык вакыты чыккан очракта; «икеләтә билгеләнештәге»спиртлы сыеклыклар сату.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы гаризаларны урнаштырганда мөмкин булган кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тәкъдим итә. Проблеманы җентекләп тасвирлаудан һәм бәян итүдән тыш, мәгълүматны конкретлаштырырга кирәк: хокук бозуның төгәл урыны, хокук бозуның асылы, хуҗалык итүче субъектның исеме, мөмкин булганча, касса (товар) чегы кушып, булуы мәслихәт.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категориягә кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренең барысы да аноним һәм ябык булып тора – мөрәҗәгатьне карау модератор һәм мөрәҗәгать итүченең үзе өчен генә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, гариза биргән барлык мөрәҗәгать итүчеләргә матди бүләк каралган.