Бүген район Советы утырышлар залында атналык киңәшмәсе узды, аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген район Советы утырышлар залында атналык киңәшмәсе узды, аны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм Сарман районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре белән район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев таныштырды.
Сарман муниципаль районында гражданнарның аерым категорияләрен социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү чараларын оештыру һәм үткәрү турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Сахипова сөйләде.
Районда Өлкәннәр көне үткәрү турында «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» директоры Гөлнара Хуҗинага чыгыш ясады.
Аннан соң киңәшмәдә катнашучыларны «Сарман муниципаль районы территориясендә санитар-эпидемиологик иминлек режимын үтәү турында» гы мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең штаб начальнигы Альмир Галимуллин таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International