Җәлил поселок китапханәсе коллективы «День Героев Отечества» дип исемләнгән тантаналы чара оештырды. Китапханәгә Җәлил беренче мәктәп укучылары чакырылды. Китапханәчеләр “Җәлилнефть” идарәсенең Социалистик Хезмәт Геройлары Валиев Корбан Агапович һәм Савельев Павел Федорович турында сөйләде. Укучылар “Җәлилнефть” идарәсе ветераны, китапханә укучысы, бүгенге көндә шигырьләр язучы Фадеев Иван Матвеевич турында да мәгълүмат алдылар, аның катнашы белән китапханәдә төшерелгән видео карадылар, шигырьләрен тыңладылар.