Район китапханәләре "#НовогодниеОкна" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Кыш – ул тылсымлы да, матур да ел фасылы. Кыш көне без яңа елны каршылыйбыз, чыршы бизибез, Кыш Бабай белән Кар Кызын көтеп алабыз. Яңа ел алдыннан күпләребез өйләрен төрле яңа ел бизәкләре, үзләре ясаган кар бөртекләре, гирляндалар белән бизиләр. Шулай итеп, бар тарафта Яңа ел рухы хөкем сөрә, кәефләр яхшыра.

Менә быел да, электән калган матур традициягә тугры калып, Сарман үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм актив китап укучылары, Бөтенроссия «#НовогодниеОкна» акциясенә кушылып, китапханәләрнең, үзләре яшәгән йортларның, фатирларның тәрәзәләрен төрле матур яңа ел бизәкләре белән бизәделәр.

Якынлашып килүче Яңа ел котлы булсын! Ул җир йөзендә яшәүче һәркемгә сәламәтлек, яшәү дәрте, бәрәкәтле тормыш, илләргә тынычлык бүләк итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International