Бүген – 2 гыйнвар, димәк, кышкы каникуллар дәвам итә. Ә балаларның ялларын тагын да кызыклырак итеп уздырыр өчен мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар күп тырышлыклар күрсәтәләр.
Нәкъ менә шул максаттан бүген Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарманның үзәк ял паркында балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар. Чара, чыннан да, бик кызыклы һәм күңелле узды. Балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар һәм, әлбәттә, китапханәнең элекке матур традициясе буенча һәр катнашучы бүләкләр алды. Зурлар да, балалар да бик канәгать калдылар.