Музей яңалыклары

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Халык сәнгатен популярлаштыру максатыннан, музейда кышкы каникуллар вакытында балчыктан әвәләп ясау буенча интерактив чара үткәрелде. Балчык белән эшләү бик мавыктыргыч шөгыль. Үз куллары белән ясалган һәр эшләнмәгә останың күңел җылысы иңә. Чарада катнашкан балалар күп гасырлар дәвамында кулланылган технологияләрне өйрәнделәр, туган як тарихы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International