Мәхмүтов Назыйф Әхәт улына 70 яшь

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Укытучы-ветеран Мәхмүтов Назыйф Әхәт улы 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Назыйф Әхәтович 1974 елдан башлап 41 ел Карашай-Саклау мәктәбендә хезмәт куйды, 22 ел мәктәп директоры булды. Нәкь менә шушы елларда Карашай-Саклау мәктәбе республикакүләм билгеле мәгариф коллективына әверелде. Ә аның җитәкчесе "Россия Федерациясе гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре" исеме белән хөрмәтләнде.

Хөрмәтле Назыйф Әхәтович! Сезне гүзәл бәйрәмегез белән котлыйбыз! Тигез гаиләдә балалар, оныклар белән гөрләшеп, озын-озак яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International