Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә«Өлкән яшьтә – актив озын гомер»

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Өлкән яшь – хөкем карары түгел, чөнки бу чорда да үз ялыңны мавыктыргыч итеп оештырырга була. Олы яшьтә дә вакытны күңелле үткәрергә мөмкин, моның өчен бары тик теләк кенә кирәк. Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Өлкән яшьтә – актив озын гомер»дип исемләнгән күңелле стартлар уздырылды. Чараның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хәрәкәт активлыгын һәм аралашучанлыкны үстерү тора. Өлкән яшьтә булуларына да карамастан, катнашучылар үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр, ә ярыш бик күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим булган мавыктыргыч чара булды, катнашучыларга елмаюлар, дәрт һәм позитив бүләк итте. Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, мондый чараларның даими рәвештә үткәрелүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International