Зур Нөркәй авыл җирлеге халык җыены

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның  20 гыйнвар көнне Зур Нөркәй авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р. М. 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында Х. Ш. Шәйхеразиев сөйләде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф. М. чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International