Азалак авыл җирлеге гражданнарының җыелышы

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

20.01.2021 елда Азалак авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды.

Азалак авыл җирлеге башлыгы 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

«Нуркәй» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен "Нөркәй"агрофирмасы директоры урынбасары әйтте.

Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады

Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Халык өчен тематик күргәзмәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International