Янгыннан сак булыйк

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Республикада янгыннар саны кискен арту сәбәпле, бүген сыйныф сәгатьләрендә янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр, аларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләштеләр.
Сыйныф сәгатьләрендә “Янгында үзеңне тоту кагыйдәләре” видео дәресе материаллары файдаланды, инструктаж үткәрелде, куркынычсызлык оешмаларының телефон номерлары кабатланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International