Кичә, 20 гыйнвар көнне, районыбызга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү Идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия әгъзасы Ләйсән Низамова һәм мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү Идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе баш киңәшчесе Альбина Башарова килделәр. Эшлекле сәфәр кысаларында алар үзәк һәм балалар китапханәләрендә булдылар. Китапханә эшчәнлеге белән таныштылар, электрон каталог, “Руслан” автоматлаштырылган китапханә мәгълүмат системасы белән кызыксындылар. Шулай ук алар шагыйрь Дамир Гарифуллинның үзәк китапханәдәге музей бүлмәсенә дә керделәр, “Книгостайл” могҗизалы бүлмәсендә китапханә чараларының видеоязмаларын карадыар.