2021 елның 20 гыйнвар көнне Яңа Имән авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды. «Җәлил» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында И.Н.Валеев сөйләде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Ю.Р. Исмагыйлова чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмә оештырылды.