20.01.2021 елда Рангазар авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды. Җирлек башлыгы Шәрипов Айназ Расих кызы 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды. «Җәлил» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Әхмәтов Равил Котдус улы җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Вәлиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады. Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авыл җирлегенең социаль –икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды.