Саклаубаш авыл җирлегендә отчет җыелышы

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 нче елның 21 нче январендә Саклаубаш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

 Җирлек башлыгы Габидуллина Лилия Мансур кызы 2020 нче ел нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга планнар турында чыгыш ясады.

   Сарман муниципаль районының социаль-игътисадый үсеше һәм 2021 нче елга планнар белән Башкарма комитет рәисе Валиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады.

Чыгышлардан соң җирлектәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Авыл җирлегенең социаль-игътисадый үсешенә өлеш керткән хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырылды.

Халык өчен таматик күргәзмәләр һәм ярминкә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International