21. 01.2021 Югары Чыршылы авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды. Авыл җирлеге башлыгы И. Н. Камалетдинов 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. 2021 елга планнар белән таныштырды. Р.К. Розумбетов «Нөркәй» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г .Р. Гәрәева чыгыш ясады. Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авыл җирлегенең социаль –икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм концерт номерлары оештырылды