Петровский Завод авыл җирлеге гражданнарының җыелышы

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елнын 21 гыйнваренда Петровский Завод авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды. Авыл җирлеге башлыгы А.Б. Хөснетдинов 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. 2021 елга планнар белән таныштырды. А.Б. Хаертдинов «Сарман» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г .Р. Гәрәева чыгыш ясады. Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авыл җирлеге Советы депутаты "БезБергэ" волонтерлык штабы эшчәнлегендә актив эш алып барганы өчен истәлекле медалҗ һәм грамота белән бүләкләнде. . Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм концерт номерлары оештырылды.Сарман муниципаль районы башкарма комитетынын архив бүлеге җитәкчесе Г.Р. Солтангалиева 1935-1936 елларда Петровский Завод авыл җирлеге составына кергән колхозлар тарихы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International