21. 01.2021 елда Иске Имән авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.
Җирлек башлыгы Раушания Исламова 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады.
2021 елга планнар белән таныштырды.
«Нөркәй» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Хәлил Шәйхелисламов җиткерде.
Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.
Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Авыл җирлегенең социаль –икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Халык өчен тематик күргәзмәләр оештырылды.