Сарман районында Фестивальнең сайлап алу этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.5-21 яшьләрдәге барлык теләүчеләрне конкурста катнашырга чакырабыз. Фестиваль номинацияләре:
-вокал-соло
-вокал ансамбльләр
-хореография
-конферанс
Гаризалар 2021 елның 8 февраленә кадәр Ленин урамы, 32нче йорт адресы буенча, яисә Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең электрон почтасына кабул ителә: sarmok2@yandex.ru ("Созвездие-Йолдызлык" фестивале тамгасы белән). Гаризалар үрнәкләрен һәм Нигезләмәне сайтта алырга мөмкин: www.yold.ru
Шулай ук номинацияләр буенча конкурс гаризалары һәм әсәрләр кабул ителә:
-иң яхшы видеоклип
-иң яхшы текст һәм музыка җыр
Гаризалар, зона этапларын узып, турыдан-туры Казан шәһәренә, башкарма дирекциягә адресына җибәрелә: 420111, Казан шәһәре, К.Маркс ур., 23/6. (843) 238-00-63 (2021 елның 30 мартына кадәр)
Сайлап алу этабы 11 февральдә (хореография) һәм 12 февральдә (вокал, конферанс) узачак. Үткәрү урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.