Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнар җыены

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Җирлек башлыгы Фиргәт Хөснетдинов 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Бәхтеев Ренат Хөснетдин улы җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Сарман (Җәлил, Ләке) участок урманчылыгының участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында мәгълүмат бирде. Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International