Карашай-Саклау авыл җирлегендә отчет җыелышы

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

2021 нче елның 22 нче январендә Карашай-Саклау авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

 Җирлек башлыгы Хөсниева Вероника Вячеслав кызы 2020 нче ел нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга планнар турында чыгыш ясады.

«Нөркәй» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Хәлил Шәйхелисламов җиткерде.

   Сарман муниципаль районының социаль-игътисадый үсеше һәм 2021 нче елга планнар белән Башкарма комитет рәисе Валиев Фәндәс Әнәс улы чыгыш ясады.

Чыгышлардан соң җирлектәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Авыл җирлегенең социаль-игътисадый үсешенә өлеш керткән хезмәтчәннәргә бүләкләр тапшырылды.

Халык өчен таматик күргәзмәләр һәм ярминкә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International