Ләшәү Тамак авыл җирлегендә гражданнар җыелышы

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Җирлек башлыгы Илфат Хабибуллин  2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

 «Җәлил» агрофирмасының 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Валеев Илшат Нәкыйф улы җиткерде.

 Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады.

 Сарман (Җәлил, Ләке) участок урманчылыгының участок урманчысы Вахитов Айрат Зиннур улы 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында мәгълүмат бирде.

 Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International