Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә гражданнарның отчет җыелышы

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

22 гыйнвар  көнне  Иске Минзәләбаш авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов Айдар Наил улы 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча  чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды.

«Җәлил» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Вәлиев Илшат Нәкыйф улы җиткерде.

Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында   Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы чыгыш ясады .

Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Авыл җирлегенең социаль –икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм концерт номерлары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International