"Ел тәрбиячесе-2021" республика конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген районыбызда  «Ел тәрбиячесе-2021» һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс ел саен балалар бакчасы  педагогик хезмәткәрләренең хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, иҗади инициативасын үстерү, һөнәри осталыкларын  арттыру, тәҗрибәләрен тарату максатыннан үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, «Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе» номинациясе өстәлде.  Конкурста Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 10 педагогы катнашты. Һөнәри конкурсның җиңүчесе булып «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Фәнүзә Наил кызы танылды. «Туган телдә белем һәм тәрбия бирү төркеме тәрбиячесе»  номинациясендә җиңүче - Төхбәтуллина Роза Марат кызы, «Әкият»балалар бакчасы тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International