22 январь көнне Илексаз авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.

2021 елның 22 гыйнвары, җомга
22 январь конне Илексаз авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды. Авыл җирлеге башлыгы Ф.М.Гыйлфанов 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады. 2021 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасы экономисты Хайретдинов А.И. 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р.Гараева чыгыш ясады. Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авыл җирлегенең социаль –икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International