22 нче гыйнварда Сарман 1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2021"һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Фәнүзә Наил кызы бу конкурста җиңү яулады. Фәнүзә Наил кызын котлыйбыз һәм аңа иҗади уңышлар телибез!