"Җәлил гимназия"сендә хәйрия акциясе

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

Гыйльметдиновлар гаиләсендә зур кайгы була - әнисе вафатыннан соң өч бала ялгыз кала. Бүгенге көндә алар әбиләре тәрбиясендә. Шул уңайдан "Татнефть" хәйрия фонды гаиләгә ярдәм күрсәтте. Балаларга ноутбук, бокс перчаткалары, робоигрушка, лего бүләк иттеләр. Җәлил гимназиясе администрациясе "Татнефть" җитәкчелегенә балаларга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт сүзләрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International