Гыйздетдинов Фәртдин Гыйздетдин улына 90 яшь

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Гыйздетдинов Фәртдин Гыйздетдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 25.01.1931 нче елда Тымытык районының Яңа Ташлыяр авылында туа, 5 нче сыйныфны тәмамлый һәм эшче һөнәрләр буенча район училищесына җибәрелә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң туган «Чулпан» колхозында эшен дәвам итә, аннан Совет Армиясе сафларына алына. 3 ел хезмәт итеп колхозга кайта, ә колхозны оптимальләштергәннән соң «Әлкинефть» кә шофер булып урнаша. Җәлил бистәсенә күчеп килә. Лаеклы ялга Җәлил УТТЫННАН чыкты. Хәзер Җәлил картлар йортында яши. Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллина исеменнән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г. Р. Гәрәева һәм Җәлил поселогы башлыгы Рәфыйк Кәримов котлады. Истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путин котлавы белән котлау открыткасын Фәртдин Гыйздетдин улы зур рәхмәт белән кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International