25 гыйнвар көнне А. Залаков исемендәге ял паркында студентлар көненә багышланган "Эх студент тормышы - нинди кызык, күңелле" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Студент көне-яшьлек бәйрәме, күңелдә иҗат утын, белем, ачышлар һәм эзләнү сусавын саклаучыларның бәйрәме. Дәресләрдән соң аграр көллият студентлары паркка җыелдылар, туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган конкурсларда, викториналарда катнаштылар, җиңүчеләр символик бүләкләр алдылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр. Без студентлар - волдскилс Юниорларның җиңүчеләре белән горурланабыз. Программаны «Жасмин» бию төркеме ачты. Аларны район җитәкчелеге исеменнән МР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова котлады. Шулай ук районыбызның төрле шәһәрләрдә, вузларда һәм техникумнарда белем алучы барлык студентларына да котлауларыбызны җиткерәбез. Киләчәктә дә алар безне уңышлары белән сөендерсеннәр. Районда булган бар нәрсә дә сезнең белемнәрегезгә мохтаҗ. Укудан соң сезне район предприятиеләрендә һәм оешмаларында көтәбез.