Ләке авыл җирлегенең хисап җыелышы булып узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Җирлек башлыгы Шарипова Лилия Ивановна 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Рөстәм Канжаевич Разумбетов җиткерде, Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы чыгыш ясады.

Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Авыл җирлегенең социаль –икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International