Музей яңалыклары

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

        27 гыйнварда Ленинградны блокададан азат итүгә 77 ел тула. Нева ярындагы шәһәр өчен 872 көн-төн  дәвамында каты сугышлар барган. Ладога күле аша узган транспорт магистрале Ленинградны илнең тыл өлеше белән тоташтыручы бердәнбер юл була. Ленинградлылар аны «тормыш юлы»дип атыйлар. 1941-1944 елларда Ленинградны саклау - ул Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык символы. Югары баш командующий боерыгы белән 1945 елның 1 маенда Ленинград Герой-шәһәр исеменә лаек булды.

Бу дата уңаеннан музейда интерактив тәрбия сәгате узды. Чарада Гильфанова Рәмилә Рафаэль кызы җитәкчелегендә Сарман урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар Ленинград блокадасы хакында  тыңладылар, алган белемнәрен видеофильм материаллары белән  баеттылар. Чараның практик өлешендә солдат киемнәре белән таныштылар, плащ-палатка киеп карадылар. Әлеге чара укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International