Бүген Чукмарлы авыл җирлеге гражданнарының җыелышы булды.
Җирлек башлыгы Илшат Һадиуллин 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2021 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен Айдар Шәймәрданов җиткерде, Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар белән район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы чыгыш ясады.
Чыгышлардан соң авыл җирлеге гражданнары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Халык өчен тематик күргәзмәләр һәм ярминкәләр оештырылды.