Музейда Адлер Тимергалинның тууына 90 ел тулуга багышланган "Оялырлык хезмәтем юк"дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә язучының кызы А.Тимергалина тарафыннан музейга бирелгән документлары, китаплары, шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Килүчеләр зур кызыксыну белән күргәзмәне карыйлар, язучының биографиясеннән бик күп яңалыклар беләләр.