Хоккей буенча ярыш

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

24 нче гыйнвар көнне Җәлил бистәсенең боз сараенда 2009 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең чираттагы уены узды. Бозда Җәлилнең "Ирбис" һәм Теләченең "Авентадор" командалары очрашты. Ике команда да матур уен күрсәтте. Әмма безнең яшь хоккейчылар уңышлырак булып чыкты һәм 4:3 исәбе белән җиңде. Хәлиткеч голны Гинатуллин Артур кертте. Команданың тренеры Рәхимов Ринат Роберт улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International