Сарман муниципаль районы ветераннар җәмәгать оешмасының IX отчет-сайлау конференциясе булып узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

26 январь  конне Сарман муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының IX отчет-сайлау конференциясе булып узды . Кон кадагында

1. Сарман МР ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 2016 елның 20 январеннән бүгенге көнгә кадәр эшләгән эшләренә отчеты.

2. Контроль ревизия комиссиясе отчеты

3. Район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисен сайлау

4. Совет составын сайлау

5. Президиумны сайлау

6. Контроль-ревизия комиссиясен сайлау.

7. ТР Региональ ветераннар (пенсионерлар) оешмасы конференциясенә делегат сайлау.

8. Район инвалидлар җәмгыяте Уставына үзгәрешләрне раслау  каралды.

Конференциядэ Район башлыгы  Хуснуллин Фарит Мунавирович , Иштирәков Хәбир Газиз улы-Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, Самойлов Василий Иванович-Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш кураторлык үзәге җитәкчесе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре ветераннар советы рәисе, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Район ветераннар (пенсионерлар) жәмәгать оешмасын киләсе 5 еллыкта Миннугулов Нәҗип Мөҗип улы житәклиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International