1944 елның 27 гыйнварыЛенинградның камалыштан чыккан көне.Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага җитмеш елдан артык вакыт үтеп китте . Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.Бу тарихи датаны искә алып Саклаубаш китапханәсе “Яшәү юлы-Дорога жизни”дигән патриотик сәгать үткәрде.Мероприятиедә Саклаубаш гомум белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары катнашты.Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта кала. Ленинградлылар өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була.Авыр, сынаулы көннәрдә шәһәрдә якынча 400меңгә якын бала-чага олылар белән беррәттән була.Исән калучыларны бердәнбер коткарган вакыйга-ул Ладога күле аша шәһәргә җиткерелүче бик аз күләмдәге азык запасы була.Камалышта калучыларның ничек яшәвен сөйләп аңлатып бирерлек кенә түгел.Шундый шартларда ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре,эшчеләр,балалар сугыш кирәк –яраклары белән һәм кораллар белән бер өзлексез фронтны тәэмин итеп торалар.Укучылар дошман белән чолгап алынган Ленинградның,шунда яшәүче ленинградлыларның ныклылыгы,батырлыгы Ладога күле аша узучы данлыклы “ЯШӘҮ ЮЛЫ-ДОРОГА ЖИЗНИ”турында белделәр.Авыл китапханәсе «Непокорённый Ленинград» дип исемләнгән,Ленинград камалышында калучыларның батырлыгы,түземлеге,ныклыгын тасвирлаган матур әдәбият белән таныштырды.