26 нчы гынвар Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенә психолог Миргасимова Лилия Расих кызы килде. 8-9 нчы сыйныф укучылары “Профилактика ПАФ” темасы буенча презентация карадылар. Шул темага әңгәмә дә үткәрелде. Психикага тәэсир итүче матдәләрнең кеше сәламәтлегенә җимергеч зыян салуы турында сөйләшү алып барылды.
8-9 нчы сыйныфларда профориентация юнәлешендә, укучыларның киләчәктә нинди һөнәр сайлауларын ачыклау максатыннан, тест алынды.
2-5 нче сыйныфларда сюжетлы рәсемнәр өстендә эшләделәр.