27 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Блокада икмәге" акциясе узды.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

27 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Блокада икмәге» акциясе кысаларында бердәм сыйныф сәгате узды. Чара Бөек Ватан сугышының гомум халыкка алып килгән кайгысы фонында тоташ бер олы, аерым шәһәрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма. Әлеге акция илебез тарихында аеруча тирән фаҗигале эз калдырган Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкать үсеп килүче буын вәкилләре күңеленә бар дөреслектә барып җитсен, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы киләсе буыннар хәтерендә дә саклансын өчен оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International