26 нчы гыйнвар көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе булып узды.Алар эш тәҗрибәсе, дәресләр үткәрүдә заманча методлар белән уртаклаштылар. Чарада чыгыш ясаган укытучылар материалны аңлаешлы итеп генә түгел, кызыклы формада да җиткерергә тырыштылар.