“Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” сыйныф сәгате.

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

27 нче гыйнвар көнне Сарман үзәк балалар китапханәсенә Сарман гимназиясенең Һадиуллина Г. Ә. җитәкчелегендәге 3 «Б» сыйныфы укучылары “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән сыйныф сәгатенә килделәр. Китапханәчеләр Ленинград камалышында калган ачлык - ялангачлыкта, ягылмаган өйләрдә яшәүче кешеләрнең ничек итеп фашистларга каршы көрәшүе һәм камалышны бәреп алга омтылуы,  бомбалар явып торганда да, тәрәзәсез өйләрдә, норма буенча тиеш булган 125 грамм ипигә генә яшәве турында сөйләгәндә, балалар тын да алмый тыңладылар. Үзләренең бәләкәй кулларына 125 грамм ипине тотып карагач, алар ипи кадерен, аның кыйммәтен тагын да яхшырак аңладылар, үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Балалар “Ленинград блокадасы” исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International