Музей яңалыклары

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Патриотик тәрбия бирү максатыннан, музейда  Сарман урта мәктәбенең 6 А сыйныф укучылары өчен "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чара үтте.

Укучылар солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар. Чараның практик өлешендә солдат булып киенеп карау, солдат биштәре  тутыру, беренче ярдәм күрсәтү, аяк чолгавы урау кебек эшләр башкарылды, коллектив эш формасы актив  кулланылды.

Разведчиклар төркеме “дошман тылы”нда махсус биремнәр үтәп, чын солдат тормышында кайнадылар. Алар яу кырында яралы иптәшен коткарырга, дошман тылыннан мәгълүматлар алып кайтырга өйрәнделәр.

Әлеге чарада  укучылар  бик актив катнашып, хәрби әләм, аның әһәмияте хакында, хәрби темага белемнәрен баеттылар, үзләре өчен  яңа мәгълүматлар алдылар, биремнәрне  үтәп, тәҗрибә тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International