Бүген мәктәптә эшлекле сөйләшү белән зур делегация булды. ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Р. Р. Шәймарданов, район башлыгы урынбасары Г. Р. Гәрәева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә. З. Сабиров, бистә башлыгы Р. Ә. Кәримов, мәгариф бүлеге методистлары мәктәп ашханәсендә булдылар, актлар залын карадылар, күптән түгел шахмат турнирыннан җиңү яулап кайткан шахматчылар, аларның тренерлары Р. К. Талибуллин белән шахмат хәрәкәте үсеше турында сөйләштеләр.