Бөек Ватан сугышы башлангач, хәрби сафка өлкән ир-атлар һәм хатын-кызлар гына түгел, Ватанны саклауга меңләгән малай һәм кыз күтәрелде. Яшүсмерләр көчле ир-атларга да хас булмаган эшләрне башкардылар. Бу вәхшәттә алар белән нәрсә җитәкчелек иткән. Маҗараларга тартылу мы? Ил язмышы өчен җаваплылык мы? Фашистларга каршы нәфрәт ме? Мөгаен, барысы да бергә дер. Алар чын батырлык эшләделәр. Вожатыйлар башлангыч сыйныф укучыларына пионер – геройларның батырлыгы, сугыш елларында аларның авыр язмышы турында сөйләделәр.