Максат: балаларның татар милли ризыклары турында белемнәрен киңәйтү, аларны өчпочмак ясау белән таныштыру; камыр җәяргә һәм бөрергә өйрәтү; камыр җәю өчен кулланыла торган эш кораллары белән таныштыру һәм алар белән эшләргә өйрәтү; татар гореф-гадәтләренә хөрмәт, ихтирам һәм хезмәткә кызыксыну уяту, балаларны татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыруны дәвам итү.