«Блокадалы икмәге» дигән хәтер акциясе

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18нче гыйнвардан 27нче гыйнварга кадәр илебезнең барлык төбәкләрендә «Блокадалы икмәге» дигән хәтер акциясе үткәрелә, ул Хәтер һәм Дан елына старт бирә. Акция миллионлаган шәһәрнең дошман илбасарлары белән тиңдәшсез блокадасын кичергән Ленинград халкының батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән. «Җәлил гимназиясе» дә бу акциядә катнаша. Гимназия ашханәсендә әлеге датага багышланган мәгълүмат стенды урнаштырылган. Ленинград блокадасы фоторәсемнәрдә генә түгел, сугыш тарихындагы китапларда һәм мәктәп дәреслекләрендә дә калды. Ул ленинградлылар хәтерендә сакланды: аларның күбесе блокадалы икмәк кисәкләрен, шул куркыныч көннәр турында искәртүне саклап калды. Мондый чаралар укучыларны әхлакый-патриотик тәрбияләүгә ярдәм итә, шулай ук Россия һәм туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрне тирәнәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International