Татарстанда ВИЧка түләүсез тест уздыру оештырылды: шәһәрләр буенча махсус «тест-мобильләр»йөри. Безнең Җәлил бистәсен дә игътибарсыз калдырмадылар. Бүген Җәлил мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге акциягә кушылдылар һәм ВИЧ турында бушлай аноним экспресс-тестлауда катнаштылар. Кан тапшырудан тыш, белгечләрнең тесттан соң консультациясе дә күрсәтелде.