Музей яңалыклары

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Патриотик тәрбия бирү максатыннан музейда үткәрелә торган, "Геройлар эзеннән" дип исемләнгән интерактив чараның бүгенгесендә Сарман урта мәктәбенең 4 В сыйныф укучылары катнашты.  

Укучылар солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары, кораллары белән таныштылар. Чараның практик өлешендә солдат булып киенеп карау, солдат биштәре  тутыру, беренче ярдәм күрсәтү, аяк чолгавы урау кебек эшләр башкарылды, коллектив эш формасы актив  кулланылды.

Разведчиклар төркеме “дошман тылы”нда махсус биремнәр үтәп, чын солдат тормышында кайнадылар. Алар яу кырында яралы иптәшен коткарырга, дошман тылыннан мәгълүматлар алып кайтырга өйрәнделәр. Укучылар хәрби әләм, аның әһәмияте хакында, хәрби темага белемнәрен баеттылар, үзләре өчен  яңа мәгълүматлар алдылар, биремнәрне  үтәп, тәҗрибә тупладылар.

Без музей белән тыгыз элемтәдә эшләгән өчен сыйныф җитәкчесе Гатина Гөлназ Рафис кызына бик рәхмәтлебез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International