Зур Нөркәй урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә " Вакцинация. Бала иминлеге " дигән темага ата-аналар җыелышы узды. Җыелышка Сарман хастаханәсе педиатры Сәетов Салават Самат улы һәм ППМС-үзәк җитәкчесе, психолог Хәсәнова Диана Дмитриевна чакырылган иде. Салават Саматович  "Коронавируска каршы вакцинация» дигән темага чыгыш ясады. Вакцинация-хәзерге заман медицинасында билгеле булган йогышлы авыруларга каршы чараларның иң нәтиҗәле һәм икътисади яктан отышлы чарасы, диде ул. Прививкага реакция алу куркынычы йогышлы авырулардан өзлегүләр куркынычы белән бернинди чагыштыруга да бармый дип аңлатты. Салават Саматович вакцинация мәсьәләсе буенча ата-аналарга үз киңәшләрен бирде. Диана Дмитриевна балалар куркынычсызлыгы темасына чыгыш ясады һәм ата-аналарга баланы таныш булмаган кешеләр белән аралашу буенча үз киңәшләрен бирде. Җыелышта шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 11 сыйныф җитәкчесе Гөлзар Алисовна «Ишегалдында, урамда, йортларда һәм җәмәгать урыннарында тискәре хәлләрне кисәтү» темасына чыгыш ясады. Гомуммәктәп ата-аналар җыелышы мәктәп директоры чыгышы белән тәмамланды. Ләйлә Назыйм кызы мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлеге, туклануны оештыру мәсьәләләре буенча сөйләде. Укытучыларга һәм ата-аналарга балаларны олимпиадаларга, төрле дәрәҗәдәге конкурсларга әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International