29 нчы гыйнвар көнне 1 нче номерлы Сарман гомуми белем бирү мәктәбендә, Сарман районы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз таралуына һәм куллануга каршы тору максатыннан, ТР Министрлар кабинетының 2010 нчы елның 29 октябрендәге 865 номерлы карары нигезендә, наркотикларга каршы пропаганда һәм сәламәтлеккә карата кыйммәтле караш формалаштыруга багышланган “Сәламәт буласың килсә – бул” дип исемләнгән тематик әңгәмә үтте.