“Үзгәрүчән заман шартларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы” темасына татар теле әдәбияты укытучыларының районара семинары

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

29 нчы гыйнвар көнне  МБГББУ “Җәлил гимназиясе”ндә  “Үзгәрүчән заман шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытучысы” темасына татар теле әдәбияты укытучыларының районара семинары үткәрелде. Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Салихова Гөлнара Фирдәвес кызы, Әлмәт шәһәренең 16 нчы санлы мәктәбе, 2нче лицей, Түбән Мактаманың 2 нче санлы мәктәбе һәм Сарман район мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Ачык дәресләр, мастер-класслар, “Торсак та без төрле җирләрдә, аралашабыз дуслык телендә...” дигән чаралар кунаклар тарафыннан бик җылы кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International